Татарстанда 6 меңнән артык кеше озак вакытлы карау хезмәтләре ала

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проект актив рәвештә гамәлгә ашырыла.

Бүгенге көндә республикада 6 меңнән артык өлкән кеше һәм инвалид әлеге система кысаларында социаль хезмәтләр ала. Аларның 5 745 е өй шартларында карау белән колачланган, ә тагын 348 кеше стационар учреждениеләрдә ярдәм күрә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2021 елдан башлап проектта катнашучыларга бушлай социаль пакет тәкъдим ителә. Карау сәгатьләре саны һәр кеше өчен индивидуаль рәвештә билгеләнә һәм мохтаҗлык дәрәҗәсенә бәйле:

– 1 дәрәҗәдә — атнага 7–14 сәгать;

– 2 дәрәҗәдә — атнага 14–21 сәгать;

– 3 дәрәҗәдә — атнага 21–28 сәгать.

Программаның мөһим социаль нәтиҗәләренең берсе — өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның якыннарына эшләү мөмкинлеген саклап калу. 2025 елда гына да 960 татарстанлы, озак вакытлы карау системасы ярдәмендә, хезмәт мәшгульлеген дәвам итә алган.