Теш табибы Лилия Сафина: «Баллы әйберне авызда озак тотарга ярамый»
Елмаю — йөрәктән тамган яктылык. Ул — кешеләрне якынайта торган көчле корал. Ләкин һәрбер иркен елмаю артында зур хезмәт тора. «Интертат» хәбәрчесе теш табибы, стоматолог-терапевт Лилия Сафина белән елмаюның серләре, тешләрне саклау һәм заманча стоматологиянең нинди могҗизалар ясавы турында сөйләште.
9 февраль – Халыкара теш табибы көне. Статистика буенча, кешеләр иң курка торган табиблар исемлегендә теш табиблары беренче урыннарда торса да, без аларга бары тик рәхмәтле. Чөнки теш табиблары безгә сәламәтлек кенә түгел, ә үз-үзебезгә ышаныч һәм матур елмаю бүләк итә.
«Автобуста барганда, төрле чараларда кешеләрнең тешләренә игътибар итәм»
Лилия, теш табибы булырга кечкенәдән хыялландыгызмы?
Кечкенәдән үк хыялландым, дип әйтә алмыйм. Теш табибы очлы, кисә торган салкын корыч инструментлар белән эшли. Ә минем авырттырмый, куркытмый торган «гуманлы» табиб буласым килде.
Әтием ветеринар иде, шуңа һәрвакыт дарулар, уколлар, терлекләр күреп үстек. Мин табигатьне: суалчаннар, күбәләкләрне, аларның үрчү, күкәй салу процессларын күзәтергә ярата идём. Ә болай мин журналист булырга хыялландым. Моны әкрен генә тормышка ашыра: сәламәтлек, тешләр, гаилә турында мәкаләләр язам, кешегә файдалы булырга тырышам.
Табигатьне яраткач, нигә ветеринар булмадыгыз?
Хайваннарның үз акылы бит, алар тешләргә дә, тибәргә дә мөмкин. Шәхсән үзем, бу һөнәр хатын-кыз өчен уңайлы түгел дип уйлыйм.
Медицина институтында укыганда авыр булдымы?
2002 елда Казан дәүләт медицина университетына укырга кердем. Авыл мәктәбен «бишле» билгеләренә генә тәмамласам да, авылда татарча уку сәбәпле, университетта рус теленә күчү авыррак булды. Тик төркемебез әйбәт иде, без төрле районнардан, башка өлкәләрдән, илләрдән килгән студентлар белән укыдык. Студент елларында бер-беребезгә терәк булдык, әле дә яхшы аралашып яшибез.
Практикадагы беренче пациентыгызны хәтерлисезме?
Беренче пациентым – Чаллы кызы, төркемдәшем Эльмира иде. Мин аның бер тешен алты сәгать дәвалап, пломба куйдым. Ничек түзеп утыргандыр. Ул пломбасы әле дә тора, диде. Без ул вакытта балалар клиникасында практика уздык, бер-беребезнең тешләрен «ямадык».
Эштә билегезгә, күзләрегезгә дә авырлык тиядер. Сәламәтлегегезне ничек кайгыртасыз?
Иртә белән торгач, «растяжка» ясыйм. Ә болай муеннарга массаж ясап торам, дөрес тукланам, саф һавада йөрим. Тик вакыт кысан шул, эштә пациентларны кабул итүдән тыш, аларның авыру тарихын да язарга, компьютерда теркәп барырга кирәк. Диагностика, «снимок»ларны тикшерүләр...
Сезнең көнегез ничек үтә?
Көнем иртәнге алтыда башлана. Иремне эшкә озатам, балаларга иртәнге аш әзерлим. Кичтән ипинең камырын әзерләп калдырам, иртәдән – пешерәм. Сигезгә эшкә барам. Әле «Ал таң» мәчетендә икенче курста укыйм. Анда атнага ике тапкыр йөрим.
Буш вакытта дус кызларым белән очрашырга, театрларга йөрергә тырышабыз. Балалар белән шөгыльләнәм, төрле түгәрәкләргә йөртәм. Мәктәптә теш сәламәтлеге, гигиена турында лекцияләр дә укыйм.
Гаиләгездә тешләрне шәп итеп карап торасыздыр?
Гаиләмнең, туганнарымның, дусларның, аларның балаларының тешләрен карап торам. Кечкенәдән тешләрен дәваларга йөргән пациентларым да шактый. Ышанычлары өчен рәхмәт аларга.
Кешеләр теш табибыннан курка, шуңа, пациент килгәч, аның тешен дәвалаганчы җанын дәваларга кирәк. Башта аларны тынычландырабыз, елмаябыз, әкрен генә сөйләшәбез. Беренче чиратта пациентны үзеңә ышандырырга өйрәнергә кирәк.
Сез, кешеләр белән танышуга, иң беренче аларның тешләренә игътибар итәсездер инде? (көләм)
Әйе, автобуста барганда да, төрле чараларда булганда да тешләргә игътибар итәм. Алда проблемалары турында үзләренә әйтә идём. Хәзер ирем: «Дәшмә, алар сиңа мөрәҗәгать итмәде», – дигәч, кысылмый башладым. Хатын-кызның матурлыгы елмаюында. Елмайганда тешләр күренеп китә, шуңа аларның матур булуы кирәк.
«Хәзер тешләрне боза торган химия күп»
Пациентларның, креслога кереп утыргач, куркып, кабинеттан йөгереп чыгып киткәннәре булдымы?
Минем тәҗрибәмдә андый хәл булганы юк. Ә менә коридорда үз чиратларын көтеп утырганда куркып, хәлләре начарайган чаклар булгалады. Аларга су биреп, тынычландырабыз.
Кайбер вакытта тешләрне дәвалаганда авырту бик каты була. Андый очракларда көчле анестезия кулланасызмы?
Төрле анестезияләр бар. Балаларга – бертөрле, ниндидер авырулар белән авыручыларга икенче, барысы да пациенттан тора. Кайберәүләрне анестезия «алмаска» мөмкин, тик бу – сирәк күренеш. Әкренләп тынычландырып эшлибез инде андый чакларда. Хәзер анестезияләр көчле һәм алар куркынычсыз. 90% очракта стоматология хәзер авыртуларсыз.
Пациентларның уколларга аллергия башланганы юкмы?
Минем эш вакытымда беркемнең дә алай аллергия башланганы юк, ләкин кан басымы күтәрелү, баш әйләнү кебек симптомнар булганы бар. Бу очракта югалып калмыйбыз, шәфкать туташын дәшәбез, тиешле ярдәм күрсәтәбез. Әгәр үзебез булыша алмасак, «ашыгыч ярдәм» чакыртабыз.
Теш табибына килгәч, пациент үзенең нәрсәгә аллергия булганын, әгәр дарулар эчсә – шуны, авыруларын, йөклеме-түгелме икәнлеген алдан әйтергә тиеш. Безнең өчен бу бик мөһим. Алайса теш табибына килдең, авызны ачтың, тешне дәваладылар һәм бетте дип уйлыйлар. Ә без кеше белән эшләгәч, аның психологиясен аңлыйбыз, кеше керүгә, аксакламыймы, тәне чистамы, күзләренең агы сары түгелме, башында «лишай» юкмы – барысына да игътибар итәбез. Якын утыргач, пациентның исен дә сизәбез. Әгәр проблемаларын сизсәк, җайлап кына башка җирләрен тикшертергә кирәклеген әйтәбез. Иң мөһиме – пациентны тыңлый белергә, ул сөйләгәнгә колак салырга кирәк.
Сезгә күбрәк ничә яшьтәге пациентлар килә?
25-45 яшьтәгеләр.
Ә үзегезгә теш белән бәйле нинди очракларны дәвалау күбрәк ошый?
Барысы да ошый, аерып әйтә дә алмыйм. Анысын эшләмим, монысын эшләмим, дип аерым булмый, барысына да алынырга кирәк. Әгәр бер әйберне генә эшләсәң, башкасы онытылырга мөмкин.
Кайбер әти-әниләр сөт тешләрен дәваламаска кирәк дип уйлый. Бу дөресме?
Минемчә, бу белемсезлектән. Сөт тешләрен дәваламыйча булмый. Беренчедән, тештә инфекцияләр, авыртулар башлану ихтималы бар. Бу балада күпкырлы проблемалар тудыра. Икенчедән, сөт тешләренең үз чыгу һәм төшү вакыты бар. Әгәр аны вакытында дәваламасаң, алар тиешле вакытыннан иртәрәк төшә ала. Бала үсә, аның бөтен организмы, шулай ук теш казнасы, тешләре дә үзгәрешләр кичерә. Тешләре булмаганда, бала ашаган азык тиешенчә чәйнәлми, шуңа ашказаны дөрес эшләмәскә мөмкин. Әле шуңа өстәп, сөйләмдә проблемалар барлыкка килә ала. Сулау процессында да тешләр зур роль уйный. Эстетик яктан да матур булмый. Моны булдырмас өчен, балаларны ярты ел саен теш табибына алып барырга, каты ризыклар ашатырга кирәк.
Балаларның озак вакыт имезлек имүе тешләүгә (прикуска) зыян китерәме?
Хәзер имезлек баланың яшь категорияләренә карап, төрле була. Әгәр шушы диапазоннарны күз алдында тотып куллансаң, зыяны юк. Иң мөһиме – аның эчендәге ашамлыгы зыянлы булмасын.
Элегрәк вакытта тешләр сирәгрәк авырткан, диләр. Ә хәзер теш табибларына ешрак мөрәҗәгать итәләр. Бу нәрсә белән бәйле икән?
Беренчедән, бу тукланудан килә. Хәзер натураль продуктлар аз, ә тешләрне боза торган химия бик күп. Шулай ук, хәзер каты ризыклар ашамыйлар һәм чәйнәмиләр. Хәзер хәрәкәтләнү дә кимеде, бу да сәламәтлеккә йогынты ясый.
«Без теш чистарткан тавышны ишетергә тиеш түгел»
Теш пасталарын сайлаганда, фторның күләменә игътибар итәргә кирәкме?
Җитештерүчеләр, төбәккә карап, теш пасталарында фторны төрле күләмдә куллана. Мисал өчен, Татарстанда фтор әз. Кайберәүләр чит илдә чыккан теш пасталары әйбәтрәк, диләр. Әйбәтен әйбәт, әмма безнең илдәге пасталар яшәү рәвешебезгә, әйләнә-тирәбезгә бәйле рәвештә җитештерелә, алар безгә яхшырак туры килә.
Балаларга махсус алар өчен ясалган теш пасталары алырга кирәкме?
Әйе. Чөнки балалар тешне чистартканда пастаны йотарга мөмкин, шуңа фторлы пасталар бирергә ярамый. Балалар өчен пасталарны яшь диапазонына карап алырга кирәк.
Каты теш щеткалары тешләрне яхшырак чистартамы?
Күптән түгел укуда булып кайттым. Андагы белгеч йомшак щеткалар кулланырга кирәк, диде. Каты теш щеткалары чистартмый, диләр, шуңа аларны яратмыйлар. Ә бактың исә, аны дөрес кулланмыйлар бит. Щеткага каты басалар да, ул сытыла һәм чистартмый кебек була. Без теш чистарткан тавышны ишетергә тиеш түгелбез, теш ите (деснв) белән теш арасын җайлап кына «сыпыру» җитә. Урта катылыктагы щеткалар да яхшы, бу инде кешенең теш эмаленә бәйле.
Щеткалар белән генә чикләнергә ярамый, индикатор, ирригатор, махсус җеп һәм башка җайланмаларны да кулланырга кирәк.
«Баллы әйберне авызда озак тотарга ярамый»
Баллы әйберләр чыннан да тешкә зыянлымы?
Барысы да дозировкадан тора. Хәзер яшүсмерләр баллы, газлы эчемлекләр эчә, киптерелгән җимешләр ашый. Алар анда шикәр барлыгын белми дә. Баллы әйберне авызда озак тотарга ярамый. Ашаганда чәй белән эчеп җибәрсәң ярый, ә болай гына ашарга кирәкми.
Чәй белән каһвәдән тешләр саргаямы?
Монысы да күпме эчүдән тора. Иртә белән бер чәшкә каһвә, йә сыйфатлы яхшы чәй эчүдән берни булмый. Алардан соң авызны чайкарга кирәк.
Сап-салкын су яисә төрле градустагы эчемлекләрне бер-бер артлы эчү тешләргә нинди йогынты ясый?
Тешләр эмальле призмалардан тора, шуңа күрә артык кайнар, йә артык салкын эчемелкләр эчәргә ярамый. Эмальдә физик стресс туа, контрасттан структурасы бозыла, тешләр сизгергә әверелә. Нинди температурада ризык ашыйсыз, шул температурага якын ризык белән дәвам итү һәм тәмамлау хәерлерәк.
Алма ашагач, тешләр агарып киткән кебек була.Чыннан да файдасы бармы?
Алма ашагач тешләр агару дөрес әйбер түгел. Ул – каты фрукт, әгәр кешенең тешендә «налет» булса, шуны «сыдырып» төшерә, әле шуңа өстәп алмада кислота бар, шуңа тешләр агарган кебек була.
Авырта башлаган тешкә сарымсак куйсаң, булыша, диләр.
Бу дөрес әйбер түгел. Бу бары тик үз-үзеңне ышандыру. Әгәр теш авырта башлаган икән, димәк, аны тиз арада дәваларга кирәк.
Тешләрне агарту процедурасы куркынычсызмы?
Әгәр барлык тешләр дә сәламәт, казналар белән барысы да тәртиптә булса, бу процедура куркынычсыз.
Интернетта тешләрен күмер белән чистартуларын күргәнем бар.
Тешләрне күмер белән, сертификатлары булмаган матдәләр белән чистартырга тәкъдим итмим. Шулай ук матурлык салонында тешне агарту да ышаныч уятмый. Һәрбер өлкәнең белгечләре бар, шуңа бу процедураны чын белгечләрдә генә эшләргә ярый.
Тешләрне дәвалау бәясе елдан-ел арта, нигә икән?
Беренчедән, бер тапкыр гына кулланыла торган әйберләр (расходниклар) күп. НДС, ут, газ, аренда да бәягә тәэсир итә. Икенчедән, күп материал чит илдән кайтарыла. Өченчедән, евро һәм доллар бәясе дә роль уйный. Кайбер клиникаларда ассистентлар бар, кайберләрендә пациентны каһвә белән сыйлыйлар. Болар барысы да бәяне үзгәртә.
Нигә тешләрне дәвалагач, берничә елдан алар тагын «карала» башлый?
Бу — дөрес әйбер түгел. Җитештерүчеләр пломба 20 елга җитә, дип яза. Тик без тешләрне дәвалагач, аларга карап кына тормыйбыз бит инде, ашыйбыз, чәйнибез, сөйләшәбез. Тешләрне дәвалау кыйммәт, диләр. Ә бер караганда аны елларга бүлсәң, әллә ни кыйбатка чыкмый да.
Тешләрне дәвалаганда, андагы зур «тишек»не каплау өчен пломба куябыз, ул «утыра», басыла. Һәм теш белән пломба арасында дефектлар барлыкка килә ала. Монда гигиенага зур игътибар бирергә кирәк, яисә теш янәдән черергә, икенчел кариес башланырга мөмкин.
«Табиблар – һәрвакыт студентлар»
Тешләрне беренчел формага китереп дәвалау – ювелир эше кебек. Бу авыр биреләме?
Без медицина институтын тәмамлаган булсак та, һәрвакыт укып, яңа әйбер өйрәнеп торабыз. Екатеринбург, Санкт-Петербург шәһәрләренә укырга барабыз, чит илдәге коллегалар белән сөйләшеп, алардан мастер-класслар алабыз. Бу юнәлештә һәрвакыт «темада» булырга кирәк, чөнки бөтен әйбер үсә, үзгәрә. Табиблар – һәрвакыт студентлар. Эшеңнән ләззәт алырга, пациентларга ярдәм итәргә теләсәң – һаман-һаман укырга кирәк.
Хәзер стоматологиядә микроскоплар барлыкка килде, алар белән эшләгәндә теш бик күпкә зурайтылып күрсәтелә, беренчел теш формасын ясау җиңеләя.
Тешләрне Аллаһы Тәгалә булдырган формага беркайчан да китерә алмыйбыз, ләкин тырышабыз, чөнки тешнең беренчел халәте кешегә җайлаштырып, кирәкле рәвештә булдырылган.
Сез пациентларга матур елмаю бүләк итәсез. Аларның куанганын күреп, үзегез дә шатланасыздыр?
Әйе, без монардан «кайф» алабыз. Стоматология ул нәтиҗәсе шунда ук күренә торган юнәлеш. Пациентларның «хәзер гел елмаям», «шундый матур булды», «уңайлы булды» диюләре йөрәккә май булып ята.