Казан укытучылары Пятигорскида мәгариф форумында катнаша

Татарстан укытучылары Пятигорск шәһәрендә узучы III бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр форумында катнаша.

“Машук”үзәгенә илнең төрле төбәкләреннән 150 педагог җыелды. Алар арасында Казаннан информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов, тәрбиячеләр Гөлназ Төхбәтуллина, Лилия Вәлиуллина да бар. Форумда ил мәгарифенең кыйммәтләре турында фикер алышалар.

– Традицион рухи кыйммәтләр, бердәм белем бирү киңлеге – мәгарифнең нигезе. Форум шуларны алга җибәрүне, тагын да арттыруны күздә тота. Без монда башка өлкәләрдәге педагогларның остазлык эшен ничек алып баруын күрдек. Яшьләр белән эшләү алымнары, белем бирүдә мәгълүмати бәйләнешләр турында фикер алышабыз. Һәр укытучы үрнәк булырга тиеш. Илгә хезмәт итүдә дә, ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләүдә дә. Без монда күбрәк тарихны укучыларга җиткерү, заманча алымнар куллану турында сөйләшәбез. Укытучыларга да теләк бар: социаль челтәрләрдә сәхифәләрен булдырып, үз эшләрен, уңышларын күрсәтсеннәр иде, – ди Казан энергетика көллияте мөгаллиме Раил Шәмсетдинов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.